Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2019

Казанда журналистлар өчен ифтар узды

Рамазан аеның 9 нчы көнендә Татарстан мөфтияте Казанда журналистлар өчен зур традицион ифтар узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәҗлестә республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм федераль, республика, шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы, матбугат хезмәтләрендә эшләүче иллеләп каләм әһеле җыелды. Әлеге чарада катнашучы кунаклар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров һәм Лилия Галимова, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров һәм башкалар бар иде.

Мөфти сүзләренә караганда, ураза бу айда барлык мөселманнар өчен зур сынау, ягъни мәдрәсә булып тора, аны уңышлы узганнан соң кешенең җаны нәфес теләкләре белән көрәшә башлый. Камил хәзрәт искәрткәнчә, ураза тоткан өчен махсус саваплар бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәл өчен ул берничәгә тапкырлана.

Очрашуда изге сүзләр белән мөфтият белән хезмәттәшлек иткән журналистны, «Эфир» телекомпаниясе алып баручысы Алексей Кулешовны искә алдылар, ул быел яз көне вакытсыз арабыздан китте. Хезмәттәшләре аны тәртипле, югары һөнәри әзерлекле һәм ярдәмчел булганлыгын билгеләп үтте.

Кояш баю белән авыз ачу узды, һәм ифтарда катнашучылар республикабыз мөселманнары башлыгына оеп җәмәгать белән ахшам намазын укыды. Алга таба кичә формаль булмаган аралашу белән дәвам итте, аның барышында журналистларның дини белемнәрен тикшерүгә багышланган интерактив викторина үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар алды.

фото: http://dumrt.ru


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс