Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2015

Казандагы дөнья чемпионатынңа хай-дайвинг ярышлары башлана

Бүген Казанда узучы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында күпләр зарыгып көткән хай-дайверлар арасында турнир башлана. 

Хай-дайвинг су мундиалы программасына тарихта икенче тапкыр кертелгән. 10 хатын-кыз һәм 20 ир-ат арасында 20 һәм 27 метрлы каланчалардан сикерүдә ике комплект медаль уйнатылачак. Бу чемпионатта Россия данын өч хай-дайвер яклый: Артем Сильченко, Илья Щуров һәм Татарстан вәкиле Игорь Семашко. Татарстанлы өчен бу дөнья чемпионатында дебют булачак. Хай-дайвинг буенча ярышлар "Казансу" спорт объектында 14.00дә башлана һәм тамашачыларны башлангыч раунд көтә. 

9.30да Су тубы аренасында хатын-кызлар командалары арасында матчлар башлана. Кич белән Россия ватерполчылары Нидерланд командасы белән уйный. Матч 18.30да башлана.

Kazan-Arenaда 9.30 да йөзү буенча сайлап алу ярышлары башлана. Татарстанлы Александр Красных 200 метрга ирекле стиль белән йөзә, кичә ул 400 метрлы дистанциядә уңышсыз чыгыш ясады. 

Беренче финал, кичәге кебек үк, 17.30да башлана. Әмма бүген мактау пъедесталына менү өчен 100 метрга брасс белән йөзү буенча ир-атлар ярышачак. Бераз соңрак 100 метрга баттерфляй белән хатын-кызлар йөзәчәк. Бүген йөзү буенча өченче комплект медаль ир-атлар арасында 50 метрга баттерфляй белән йөзүдә уйнатылачак. Ярышлар көнен хатын-кызлар арасында 200 метрга комплеслы йөзү тәмамлый.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20