Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2015

Казанга грипп әле килеп җитмәгән

 Казанда хәзерге вакытта, елның 4 нче атнасында, сезонлы йогышлы авырулардан ОРВИ таралышы эпидемия “бусага”сыннан 40 процент түбән, лаборатор шартларда грипп очрагы бу сезонда әлегә теркәлмәгән. ТР йогышлы һәм паразитар авыруларны исәпкә алу һәм теркәү бюросы (эпидбюро) мәгълүматлары буенча, 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Яңа ел каникулларында шәһәрдә ОРВИ белән авыручылар саны декабрьнең соңгы тулы атнасыннан 1,5-2 тапкырга кимрәк булган, аннан соңгы 2 эш атнасында авыручылар арткан һәм бәйрәмгә кадәрге кадәр булган.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендәге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тоткан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан каласы буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, Казанда бүгенгә 1 генә балалар бакчасы яки төркем дә, 1 генә мәктәп тә огышлы авыру таралу яисә авыручылар саны арту сәбәбе белән ябылмаган. Хәер, Идел буе федераль округындагы миллион халкы булган эре шәһәрләрдә дә шундый ук хәл саклана, бу исә федераль программа кысаларында Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, массакүләм вакцинация үткәрү сезонлы вируслы авыру таралышына юл куймады, дип саный Р.Әхмәтов. Шулай да, хастаханәләрдә резерв ятаклар әзер тора, кешеләр күпләп мөрәҗәгать итсә, урыннар каралган, ди ул.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин исә шул уңайдан халык арасында вакцинация планы 100 процент үтәлүен, әлеге эшне башкаруда башкала предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә, үз хисапларына хезмәткәрләренә вакцинация процедурасы уздырган өчен, рәхмәт белдерде. Спорт белән шөгыльләнеп, авыру йогуга ирек бирмәүнең, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның әһәмиятен искәртте һәм муниципаль түрәләрнең гаиләләре белән спортчан ял итәргә йөрүен хуплады, аерым мисаллар китереп, аларга башкалар да иярсен, диде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20