Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.06.2015

Казанга ике катлы поезд килде

Ике катлы “Мәскәү – Казан” поезды көн саен йө­риячәк. Ил башкаласыннан ул 23 сәгать 10 минутта, ә Казаннан исә икенче көнне 17 сәгать 10 минутта кузгалачак. Биредә уңай­лылык ягыннан иң яхшысы дип исәпләнүче бер йокы вагоны, 12 купе вагоны, бер штаб вагоны, мөм­кин­лек­ләре чикләнгән пассажирлар өчен вагон һәм вагон-ресторан бар. Ике катлы поездда плацкарт вагоннар юк. Ә бәясе исә 1550 сумнан башлана. Поездга билет сатып алучылар саны күбрәк булган саен, аның бәясе дә арзаная икән.

“Казанга килеп җит­кән­не сизми дә калдык, – ди ике катлы поезддан төшү­челәр. – Бөтен уңай­лыклар да бар. Купедагы өске урында гына бераз кысанрак. Гади поезд белән чагыштырганда, биредә түшәм тәбә­нәгрәк. Аның каравы ике катлы поездда кулны да гадәти сабын белән түгел, ә куык ярдәмендә юасы”. Казаннан кала гадәти булмаган поезд Мәскәүдән Адлер һәм Санкт-Петербург шә­һәрләренә дә йөри. Килә­чәктә аны Саранск һәм Рос­товка җибәрмәкчеләр.

"Ватаным Татарстан" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20