Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.12.2017

Казанның 1917 нче елгы революциядәге урыны турында лекция узды

1917 елгы революция тетрәүләре Урта Идел буе халкы өчен кискен борылыш чоры була. Казанда һәм Казан губерниясендә бу көннәр вакыйгалары тирән эз калдыра. Казан федераль университетында уздырылган «Казанда 1917 ел: революцион тарихның 10 факты» лекциясендә революциянең татарларга һәм башкортларга йогынтысы хакында сөйләнде. Чарада «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

Татар халкының революциягә мөнәсәбәте, татарларның һәм башкортларның үзбилгеләнеш проектлары, 100 ел элек тарихта эз калдырган истәлекле урыннар һәм шәхесләр турындагы лекцияне тарих фәннәре докторы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белем институтының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы доценты Аскар Гатин укыды.

Әскар Гатин 1917 елгы революциянең Казанга мөнәсәбәтле 10 фактын бүлеп чыгарган. Ул аларны бәйнә-бәйнә, бер-бер артлы китерде:

Беренче факт: Казан хәрби округы башлыгы Александр Сандецкий Казан тарихына гарнизонда кырыс хәрби сәясәт гамәлгә ашыруы белән кереп кала. Ул бик адиоз кеше була, еш кына солдатларны мыскыллый. Моның сәбәпләре аның Мәскәү хәрби округыннан Казанга күчерелүендә. Аның карьерасы шул рәвешле аска тәгәрәгән була. Николай патша үз хокукларыннан баш тартканнан соң, Сандецкий кулга алына. Солдатлар моңа бик сөенә. Бу Казанда революцион вакыйгаларга кереш булып тора.

Икенче факт: Патша армиясендә солдатларның 10 процентын мөселманнар тәшкил иткән. Әмма мөселманнар дигәндә, монда сүз күбрәк башкортлар һәм татарлар турында бара. Чөнки Кавказ халыклары биредә бик аз була, Урта Азия халыклары вәкилләре билгеле бер сәбәпләр аркасында армиягә бөтенләй чакырылмый. Казанда милли төркемнәр төзеп, мөселман солдатларны башкалардан аерырга телиләр. Аннары бөтен Россия буенча тиешле эш башкарып, шушы мөселман формалаштыруларын күзәтергә тиешле иҗтимагый оешма булдыру ниятләнә. Шул рәвешле Казанда беренче бөтенроссия мөселманнар съезды уза.

Өченче факт Мулланур Вахитов исеме белән тыгыз бәйләнештә. Мулланур Вахитов совет чорында Казанның төп революционеры дип саналган. 1917 елның апрелендә ул. Мөселман социалистик комитеты оештыруның инициаторы була. Ул иң авыр вакытта 1917 елда социалистик юлга басып, алга таба Казан большевиклар комитеты эшчәнлегендә актив катнаша. Кыскача гына әйткәндә, Мулланур Вахитов Казанда яшәп, Казанда үз ышанулары өчен үлгән патриот була.

Дүртенче факт Юнысов мәйданы белән бәйле. 1917 елда бу мәйдан Казанның бөтен татар халкы өлешенең сәяси тормышы үзәгенә әверелә. Солдатлар бу чорда үзләренең сәяси генә түгел, дини ышануларын да ачык чагылдыра башлый. Алар хәләл туклану, җомга намазы уку өчен урын сорый. Казанның бер мәчете дә мөселман солдатларының бу ихтыяҗын тәэмин итә алмый. Шуңа да Казан гарнизонының мөселман солдатлары өчен Юнысов мәйданында җомга намазлары уздыра башлыйлар. Догалар укылганнан соң, бу җыелышлар митингка әйләнә.

Бишенче факт: Ирек мәйданында хәзерге Ленин һәйкәле артында Казан шәһәр театры урнашкан булган, дип белдерә Әскар Гатин. Бу театрда беренче бөтенроссия мөселман хәрби съезды уза. Бу съездга 200дән артык делегат килә һәм анда бөтенроссия мөселман хәрби советы булдыру турында карар кылына. Шулай ук биредә шушы съездның икенчесе дә уза. Биредә татар халкы үз автономиясен булдыру идеясен күтәреп чыга.

Алтынчы факт: Эчке Россия һәм Себер төрки-татар илкүләм автономиясенең проект авторы Садри Максуди була. Авылда туып-үссә дә, ул Сорбоннада белем ала. Ул беренчеләрдән булып мөселманнар арасында хатын-кызларны һәм ир-атларны хокукларда тигезләү идеясен белдерә. Бу идея автономия төзү проектында да чагылыш таба.

Җиденче факт: 1917 елга кадәр Сөембикә манарасы башында ике башлы бөркет була. Әмма 16 сентябрьдә татарлар татар манарасында империя символы торырга тиеш түгел дигән фикергә килә һәм аны алу турында карар кылалар. Империя символының алынуы ул чакта зур шау-шу тудыра.

Сигезенче факт: Николай Ершов исеме белән бәйле. Ул сәяси эшчәнлек үзәгенә эләгеп, Казан гарнизоны солдатлары арасында сугышка һәм Вакытлы хакимияткә каршы пропаганда башлый. Аның эшчәнлеге Казан кораллы күтәрелешенә китерә.

Тугызынчы факт: Казан — Октябрь революциясе башланган урын. 25 сентябрьдә кораллы күтәрелеш башлана, Казанда бу вакыйгалар Петроградка караганда бер көнгә иртәрәк була. Һәм Казан бу факт белән горурлана ала, ди Әскар Гатин.

Унынчы факт: Кораллы күтәрелеш барышында университет төп бинасының бер колоннасына да зыян килә. Бер снаряд колоннага эләгә, өлешчә аны җимерә. Шул рәвешле Казан университеты тарихи вакыйгалар үзәгенә эләгә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!