Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2016

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасы Балтачта булды

“Бердәм Россия” партиясенең “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика эстафетасында РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар ике атна инде республика шәһәрләре һәм районнары буйлап йөри, халык белән очрашулар үткәрә. Чираттагы тукталыш Балтач районында булды, дип хәбәр итә бүген шушы төбәкнең “Хезмәт” газетасы.“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасы Балтачта булды

Шушы сәяси партия командасыннан РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республиканың һәм районның мөхтәрәм кешеләре балтачлылар белән очрашты. Әлеге очрашулар вакытында партия командасы эшләнгән эшләр белән таныштырып, халык белән аралашып, сайлауларда актив булырга чакырдылар.

Иң беренче булып муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тоткан югары урыннарыбыз гади хезмәт кешесе тырышлыгы белән яуланган, дип басым ясап әйтте ул. Бөрбашта узган терлекчеләр слетында министр Марат Әхмәтов куйган бурычларны максат итеп алынуын искәртте. Гомумән, районда халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә күп эшләр эшләнүе, дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы хакында сөйләде.

Марат Әхмәтов районның яраткан кешесе исәпләнә, чөнки биредә ул үзенең хезмәт юлының күпмедер өлешен үтеп, республикада хөрмәтле шәхес булып танылган. Шуңа да очрашу ахырында халыктан кергән сораулар да турыдан-туры аңа атап әйтелде. Эшләп бетермәгән эшләрем дип кабул итәседер инде боларны, ярар, бу миңа өй эше булыр, дип елмаеп кабул итте ул аларны. Ләкин күтәрелгән мәсьәләләрнең, чыннан да, мөһим булуын һәм алар өстендә эшләргә кирәклекне таныды. Халыктан кабул ителгән наказлар арасында юл һәм Борнак авылына яңа күп функцияле үзәк кирәклеге мәсьәләләре иде.

Очрашу башланганчы һәм беткәч райондашларыбызны үзләренең дәртле җырлары белән Артур-Марат дуэты һәм “Кыю кызлар” төркеме сөендерде. Яңгырлы көн булуга карамастан, эстрада йолдызларына кушылып җырлап, биеп тә тордылар, дип яза Балтачның “Хезмәт” газетасы.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20