Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2017

Кичке уенда "Мураками" солисты катнаша

Дүшәмбе кичендә «Вечерняя игра» тапшыруында кунакта «Мураками» төркеме солисты Диләрә Ваһапова. Диләрә киң тамашачыга «Голос» проектында катнашуы белән билгеле. Идел буе шәһәрләре аны моңарчы «Мураками» төркеме солисты буларак белделәр.
Ул бу проектта катнашып кына калмады: Диләрә Ваһапова, «Голос» проектында татарча җыр башкарып, жюри әгъзаларын һәм бар тамашачыны шаккаттырды. «Солдат» җырын татар теленә тәрҗемә итеп җырлаган кыз үз тугры «дусты» — гитарасы белән жюри әгъзаларының берсе — Дима Биланга ошады. Җырчы кыз җитәкчесе белән проектта билгеле бер уңышларга иреште.
«Голос» тапшыруының жюри әгъзасы Леонид Агутин исә, Диләрәнең татарчасын тыңлаганнан соң, татар теле җырлар өчен иң отышлы һәм ягымлы тел дип искәртте. Диләрә Ваһапованың ничек шаккаттырганын 31 нче июль 22:10 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалыннан карагыз. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!