Киләсе елда Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 500-800 турист килүе көтелә

Татарстанда гамәлдә булган «хәләл туризм» мөселман илләреннән булган туристларда кысыксыну уята. Ислам дине вәкилләренә хәләл стандартлары булу мөһим, дип сөйләде Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Бүгенге көндә Казанда хәләл сертификат алган ике кунакханә бар. Аларда туклану һәм хезмәт күрсәтү процедурасы исламда кабул ителгән стандартларга туры килә. Моннан тыш, Татарстан башкаласында хәләл кухнялы туклану объектлары эшли.
«Мөселман илләре туристларының өстәмә таләпләре юк. «Хәләл автобус» яки «хәләл музей» булдыру кирәкми, дип белдерә Сергей Иванов. Мөселман туристлары өчен кунакханәдә урнашу һәм туклануның хәләл булуы төп шарт булып тора. Бу — алар беренче чиратта игътибар итә торган әйберләр.
Быел Казанда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 80 турист булган. Алар 7−10 көнгә килгән. Киләсе елда Татарстан башкаласы әлеге илдән туристларның саны артуын көтә һәм 500−800 кеше булыр, дип фаразлый.
Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, мөселман илләреннән килгән туристлар Татарстанда үзләренә чиктән тыш игътибар булмавын, Казанда православие һәм ислам дине вәкилләре тату яшәгәнен күрә. Шул рәвешле, мөселман илләреннән булган туристлар үзләренә карата дустанә мөнәсәбәтне сизә.
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды