Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2016

Көньяк Кореядә Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдим ителде

ТРныңТуристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Корея Республикасында Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул төп истәлекле урыннар саналган Казан Кремле, Болгар, Зөя  турындагы гына түгел, төрле чаралар һәм куркынычсызлыкның югары дәрәҗәдә булуы хакында да сөйләде. Аның сүзләренчә, тиздән Татарстан аша "Ефәк юлы" раллие да узачак.

"Казан аша узу маршрутның һәм Россия спорты тарихының алыштыргысыз өлеше санала. Быел ралли 8 июль көнне Мәскәүдә Кызыл мәйданда башлана, ә икенче көнне катнашучылар Казанга килеп җитәчәк, биредә ярышларның беренче зачеты махсус участогы була. Россия, Казакъстан һәм Кытай территорияләре буенча узачак маршрутның гомуми дистанциясе 10 мең чакрымнан арта", - дип билгеләп үтте ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе .

Искәртәбез: республика Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бу көннәрдә Кореягә эш сәфәре кыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20