Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
05.07.2017

Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә туристларда Татарстанга кызыксыну арткан

Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә Татарстанның туристлык үзәкләренә читтән килүчеләр агымы арткан. Казан Кремленә һәм Зөя утрау-шәһәренә туристлар саны 19 һәм 29,6 процентка күбрәк булган. Әлеге мәгълүматлар кичә, 4 июльдә Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Габдерәшитов Татарстанга барлыгы 160 меңнән артык кеше килгәнлеген әйтте. Алар Казанда якынча 2−3 көн вакытларын үткәргән. «Барлык туристлар да Казанның турнирга югары әзерлек дәрәҗәсен күргән-тойган», — дип белдерде Артур Габдерәшитов.

15−29 июньдә «Казан» халыкара аэропортында 151 мең 499 пассажир теркәлгән. 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 50 процентны тәшкил итә. Узган ел бу вакытта 100 мең 881 пассажирга хезмәт күрсәтелгән булган. Барлык рейсларның 70,9 проценты — эчке рейслар.

Су транспортында да пассажирлар саны артуы күзәтелгән — 15−29 июньдә ул 22,6 процентка арткан.

Отельләрның тулылыгы 75 процент дәрәҗәсендә булган, кунакларның күп өлеше матч көннәрендә күзәтелгән. «Кунаклар да, команда вәкилләре, тренерлар, хезмәт күрсәтүче персонал да уңай бәяләмәләрен калдырган. Күбесе Татарстанны тулаем күрә алмаганга үкенечен белдергән», — дип билгеләп үтте Артур Габдерәшитов. Аның әйтүенчә, экскурсияләр буенча күбрәк Мексика һәм Чили туристлары мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Германия, Бөекбритания, Испания, Яңа Зеландия, Австралия, Франция, Израиль һәм башка илләрдән туристлар булган. Аларны күбрәк Галәм гыйбадәтханәсенә, Зөягә, Зәңгәр күлгә ничек барып җитү кызыксындырган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха