Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Конфедерацияләр кубогы һәм Дөнья чемпионатында куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр

Россия Президенты Владимир Путин Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы карарга кул куйган. Бу хактагы документ чәршәмбе көнне хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган, дип яза РИА-Новости.

«Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты һәм 2017 елгы Конфедерация кубогы үтәчәк Россия субъектларындагы инфракструктура объектларында… шулай ук алар янәшәсендәге акваторияләрдә 2017 елның 1 июненнән 12 июленә кадәр һәм 2018 елның 25 маеннан 25 июленә кадәр көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары күрергә», — диелә документта.

Конфедерацияләр кубогы дүрт аренада узачак: Казан, Сочи, Санкт-Петербург һәм Мәскәү. Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары 11 шәһәрдә узачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера