Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2016

Коръәнне татар һәм рус телләренә тәрҗемә итүне бердәйләштерү мәсьәләләрендә түгәрәк өстәл булды

Казанның Галиев мәчетендә кичә “Коръәнне татар һәм рус телләренә тәрҗемә итүне бердәйләштерү” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Сөйләшү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Аерым алганда, чарада ТФАның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов, Голәмәләр шурасы баш сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалеев, нәзарәтнең Коръән бүлеге белгече Булат Мөбарәков, Коръән һәм сөннәтне тикшерү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлман, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, мөфти киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашкан.

Дин һәм фән белгечләре очрашуда Изге Китапны татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү хакында фикерләште, диелә хәбәрдә. Татарстан мөфтие барча мөселманнарга уртак һәм дөрес итеп тәрҗемә ителгән Коръән китабын булдыру мөһимлегенә басым ясады. “Бүгенге заман яшьләре сорауларга җавапны үзләренә туры килгәнне эзлиләр. Шул бер үк сорау белән алар, хәтта җавап тапкач та башка бик күпләр янына баралар. Үзләренә ошаган җавап ишеткәнчегә кадәр йөрергә мөмкиннәр. Менә шундый проблемабыз бар һәм безгә Изге Китапның тәрҗемәләрен берләштерү, аларны камилләштерү, шуннан соң уртак бер басма булдыру мөһим”, - диде ул.

Шулай ук тәрҗемәләрнең күп санда булуына игътибар юнәлтте. “Интернет челтәре хәзер төрле тәрҗемәләр, хезмәтләр, фикерләр белән тулган. Коръән китабының тәфсирләрен җыеп, халыкка аңлаешлы бер тәрҗемә әзерләү – алдыбызда торган зур бурычларның берсе. Бу мөһим, олы эшне тормышка ашыруда Раббыбыз ярдәменннән ташламасын”, - дип теләде.

Татарстан мөфтие дин әһелләрен һәм гыйльми даирәләрне Коръән тәфсирләрен һәм тәрҗемәләрен сайлау процессын тизләтергә һәм, үзара фикер алышып, уртак бер карарга килү өчен конференция уздырырга чакырды.

Мәгълүм булганча, дин әһелләре Коръән тәрҗемәләрен бердәйләштерү турында 2015 елның 8 августында Казан шәһәренең Тынычлык мәчетендә уздырылган Голәмәләр шурасы җыелышында сөйләшкәннәр иде. Аннары мондый фикер алышуны РИИ уздырды.

Тәрҗемә эше “Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең 2015-2016 елларга чаралар планы кысаларында тормышка ашырыла. Бу эштә Коръән-хафизлар, дин һәм тел белгечләре катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20