Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
26.09.2017

Краснодар өлкәсендә пассажир автобусы һәлакәткә юлыккан

Краснодар өлкәсендә юл-транспорт һәлакәте булган — пассажир автобусы юл уңаендагы MAN йөк машинасына бәрелгән.

Төнге һәлакәт Мәскәү вакыты белән 01.20 сәгатьтә М-4 «Дон» трассасында килеп чыккан. Автобусның Адлердан Түбән Новгородка барышы булган.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, автобуста 30 кеше булган. Баштарак автобус йөртүче һәм 5 пассажирның үлеме турында хәбәр ителсә, соңрак хастаханәдә тагын бер кешенең үлеме турында җиткерелә. Гомумән алганда, төрле тән җәрәхәте белән 24 кеше хастаханәгә озатылган.

Тикшерү эше дәвам итә. Һәлакәт автобус йөртүченең йоклап китүе аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха