Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2017

Күренекле рәссам иҗатына багышланган телеочерк күрсәтелә

Чираттагы «Йөрәктән — йөрәккә» иҗади телеочерклар сериясе хәзерге татар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе — Абрек Абызгилдин иҗатына багышлана. Рәссам иҗатын үз эченә алган махсус телеочеркны якшәмбе, 23 нче июль, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 14:00 сәгатьтә карарга мөмкин.

Күренекле иҗатчы Абрек Абызгилдин — Татарстан Республикасының халык рәссамы (1995), Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге премиясе лауреаты (1997), Россиянең атказанган рәссамы (2002). Ул 2003 нче елда Россия Сәнгать академиясенең Көмеш медале белән бүләкләнә. Шулай ук рәссам ТР Мәдәният министрлыгының Б.И. Урманче исемендәге премиясе лауреаты (2005), Россия Сәнгать академиясенең әгъза-корреспонденты (2008).

Күренекле рәссам иҗатында аерым бер осталык белән ясалган нәкыш һәм графика үрнәкләре тәкъдим ителә. Якшәмбе телеочеркта рәссамның иҗат юлы барлана һәм Татарстанның хәзерге сәнгать үсешендә тоткан урыны билгеләнә.

Рәссам Абрек Абызгилдин турында «Йөрәктән — йөрәккә» иҗади телеочеркын якшәмбе, 23 нче июль, 14:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!