Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2015

Кукмара эзтабарларының үзенчәлекле табылдыклары

Олыяз урта гомумбелем бирү мәктәбе Кукмарада гына түгел, ә республикада да танылган. Биредә укучылар 1994 елдан бирле “Хәтер” дигән төркем оештырып, ел саен “Кар десанты ПЛ-78” белән берлектә, “Үлем үзәне”нә экспедицияләргә йөри. Быел да Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда, эзтабарлар сугыш узган урыннарда эзләнү эшләре алып бара.


Гомәр Хаҗиев - Олыяз мәктәбе директоры. Ул дистә елдан артык биредә “Хәтер” төркемен дә җитәкли.


– Безнең районда ике төркем эшли. Ринат Шакиров җитәкчелегендәге ПЛ-78 һәм Олыязның “Хәтер” төркеме - барыбыз бергә 26 кеше. Бөек Ватан сугышы турында күбрәк белү теләге мине тарихыбызга якынайтты. Кечкенә чагымда, хәзер инде мәрхүмә әбием һәрвакыт сугышта үлеп калган улы турында сөйли иде. Мөбәрәкҗан абыйны гел юксынып, сагынып яшәде ул. Сөйләгән сүзләрен, ниләр майтарырга яратканын без оныкларына мисал итеп китерә иде, мәрхүмкәем. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр сугышка китеп югалган улын көтте ул. Мөбәрәкҗан абыйның хаты бездә саклана. Аннан аңлашылганча, сугыш башланган көнне үк, 22 июньдә аларны фронтка алып киткәннәр. Поездда Харьковка кадәр хат язып барган. Авылга хәбәре шуннан килгәнен беләбез. Хатында: “Бу сугыштан кайтып булмас...” - дип язган һәм фотосын да җибәргән, - ди Гомәр Хаҗиев.

Әлеге вакыйга Гомәр аганың күңелен кузгатып җибәргән һәм сугыш темасына алынуына да сәбәп булган. Россиянең төрле хәрби архивларына мөрәҗәгать иткән ул, ләкин сугыш тәмамлануга 70 ел узып китсә дә, әлегә кадәр абыйсының кабере, тормышының соңгы мизгелләре хакында мәгълүмат таба алмаган. “Билгеле булганча, 1941 елда Харьков юнәлешендә бик каты бәрлешләр барган, - ди эзтабар. - Сугышның беренче көннәрендә үк утка кергәннәрнең язмышы бик аяныч булган. Шулай да күмелгән урынын табармын кебек. Аның белән бергә фронтка киткән Гариф абый әсирлеккә төшә, туган ягына да исән-сау әйләнеп кайту бәхетенә ирешә... Ул Нәби Дәүли белән әсирлектә бергә булган. Язучының “Яшәү белән үлем арасында” дигән китабы чыккач, “бөтенесен дә дөрес язган”, - дип сөйләп йөргәнен хәтерлим”.


Заманында Кукмара егетләрен изге эшкә рухландырган Рәфыйк Сәләхиев, Михаил Черепановлар бүген дә төркемдәгеләргә үз киңәшләрен, теләкләрен җиткереп, ярдәм итеп тора. Кукмаралылар тарафыннан “Үлем үзәне”нә 1991 елда беренче экспедиция оештырыла. Ул елны 13ләп сугышчының җәсәдләрен җиргә иңдерәләр. Мәгълүм булганча, бу урыннарда 1942 елда, Ленинград блокадасын өзү өчен, Лубян операциясе оештырыла, ләкин ул уңышсызлыкка дучар була. 2нче Удар армия, 52, 59нчы армияләр шушында тар-мар ителә.


Биредә 100 меңнән артык кеше үлеп кала. Власов белән бәйле булгач, соңыннан аларга әлләни игътибар бирмиләр,  сатлыкҗаннар рәтенә кертәләр. Бу тирәләрдә Муса Җәлил дә көрәшә, шунда әсирлеккә төшә. Узган гасырның 80нче елларында, Җәлилне мисал итеп китереп, “Үлем үзәне”ндә эзләнү эшләре үткәрү өчен рөхсәт алына.


Гомәр абый: “Мондый экспедицияләрне ел саен көтеп алабыз. Егетләребез җаваплылык хисе тоеп эшли”, - ди. Кукмара җитәкчесе дә, район җирлегендәге оешмалар да эзтабарларга һәрвакыт ярдәм итә. Экспедицияләрдән туктап торган арада укучыларны Санкт-Петербург, Бөек Новгород калалары белән  таныштырырга да вакыт табалар. “Балалар ил тарихын, шәһәрләребезне күреп, белеп үсәргә тиеш. Шул чагында гына яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә мөмкин”, - ди Г.Хаҗиев.

Сугышта һәлак булганнар Кукмарада һәрдаим барланып тора. Хәбәрсез югалганнарны да елдан-ел күбрәк ачыклыйлар. Кукмараның үзенең яңа “Хәтер” китабын бөтен район белән бергәләп язганнар. Подольск архивыннан алып кайткан 5 мең 300ләп мәгълүматны да кертеп, “Хәтер” китабында 8 меңнән артык исем урын алган. “Бу исемлек тагын 2 мең фамилия белән тулыланды, – ди Гомәр ага. - 10 меңнән артык кешенең сугышта ятып калганлыгы ачыкланды. Ә үзебезнең авылда мәктәп укучылары белән һәр өйгә кереп, тол калган апалар, башка туганнарының истәлекләрен язып алдык. Сугышта һәлак булганнар турында мәгълүмат тупладык. Истәлекләр җыеп китап чыгардык. Фронттан исән кайтканнарның хатирәләрен дә җыйдык. Аларның хәрби билетлары аша һәм интернеттагы “Подвиг народа” сайтыннан әтрафлы мәгълүмат алырга мөмкин. Сугыш чоры балаларын да онытмыйбыз, истәлекләрен берләштердек. Аларның сафы да елдан-ел сирәгәя бара бит. Китап әзерлисебез килә. Мондый хатирәләр белән балалар да бик кызыксына”.


Кукмарадан Бөек Ватан сугышына 18 мең кеше чыгып киткән. Шуларның 10 меңнән артыгы яу кырыда ятып калган, хәбәрсез югалган. Бары тик 7 меңнән артыгы гына туган якларына әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән. Бүгенге көндә Кукмарада гасыр афәтенең 64 тере шаһиты яши.


Хәтер – киң мәгънәгә ия сүз. Яу кырында ятып калган бабаларыбыз хакында әле бүгенге көнгә кадәр белмәүчеләр дә җитәрлек. Ватан азатлыгы өчен гомерен биргәннәрнең әле дә тиешенчә җирләнмәү-барланмавы аяныч, әлбәттә. Эзтабарлар архивларны ачу, “Мемориал” сайтының эшчәнлеген киңәйтү, Германия, Польша, Болгария һ.б. илләрнең хәрби архивларын Россиягә кайтаруга бәйле таләпләр куя. Безнең солдатлар әлеге илләрдә дә байтак кырылган бит. Аннан килеп, ул язмышларны тирәнрәк өйрәнү төбәк тарихчыларына материал гына түгел, патриотик тәрбия бирү өчен гыйбрәтле үрнәк тә. Моны онытырга хакыбыз юк!

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20