Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

Кукмарада 16,4 мең тонна печән, 155,4 мең тонна сенаж әзерләү бурычы тора

 Сабан туйлары үтеп китүгә, авыл халкы, дәррәү кубып, печән хәзерләүгә керешә. Абзарында малы булган гаиләләр өчен җәйге эшләрнең иң мәшәкатьлесе һәм иң кирәклесе ул. Ә инде меңәрләгән сыер малы асраган күмәк хуҗалыклар һәм агрофирмалар өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплау кышкы айларның уңышлы узачагына гарантия дә булып тора.

Биредә яшел массаны артык куе дип әйтеп булмый, шулай да 19 гектарлы басудан кичә 90 төргәк – барлыгы 45 тонна печән җыеп алдык. Калган басуларда уңыш яхшырак. Күпьеллыклар барлыгы 1126 гектарда игелде, ди “Кукмара“ агрофирмасы баш агрономы Илназ Галәветдинов.

Үлән чабуга “Полесье“ һәм “ЕС-1” комбайннары чыккан, көнгә 100 гектарда эш башкаралар икән. Үләннәр бераз кипшергәч, теземнәр техника белән әйләндерелә. Кипкән печәнне пресслагычлар таккан биш трактор рулоннарга төрә. Җыелган печән Кәчимир фермасына ташыла.

Бу атнада сенаж салуга да керешәчәкбез, диделәр. Бу төр азыкны 4500 тонна хәзерләргә ниятлиләр. Яшел масса бар, бары тик югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк. Шул ук вакытта игенчелектә чәчүлекләрне тәрбияләү, пар җирләрен эшкәртү, урып-җыю һәм көзге чәчүгә хәзерлек чаралары күрү кебек мөһим эшләрне дә онытырга ярамый, дип яәза районның “Хезмәт даны” газетасы.

Быел район буенча 16 мең 439 тонна печән, 155 мең 461 тонна сенаж хәзерләү бурычы тора.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20