Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Кукмараның "Ромашка" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип танылды

Татарстанның ике дәүләт теле — татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында, республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсы узды. Анда кукмаралылар да катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Конкурс комиссиясе вәкилләре, Кукмарага килеп, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы көннәрдә Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында бәйгегә нәтиҗә ясалды. Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасы (мөдир Гөлназ Зыятдинова, өлкән тәрбияче Гөлназ Нәҗипова), җиңүчеләр исемлегенә кереп, җиңүче дипломы, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты — 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин