Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2017

Кыргызстан Казахстан артыннан үз язуын латинга күчерергә мөмкин

Кыргызстан Республикасы Казахстан артыннан кыргыз алфавитын кириллицадан латинга кхчерергә мөмкин. Мондый тәкъдим белән оппозициядән Кыргыз парламенты депутаты Каныбек Иманалиев чыккан, дип хәбәр итә РИА-Новости.

«Төркмәнстан, Үзбәкстан, ә хәзер Казахстан да күчә. Мин аңлыйм хәзерге вакытта безнең моңа акчабыз юк, әмма берникадәр вакыттан, 2030−2040 елларга, моны башкарырга кирәк», — дип белдергән Иманалиев.

Аның сүзләренчә, латинга күчү - ул «заман һәмтехнологияләр үсеше таләбе». Моннан тыш, кириллицадан баш тарту, депутат уйлавынча, кыргызларның милли үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

Кыргызлар латин графикасын XX гасыр башында кулланган, ә 1940 елда тулысынча кириллицага күчкән.

Моңа кадәр Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Хөкүмәткә казах язуын кириллицадан латинга күчерү буенча график эшләргә йөкләмә биргән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин