Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.10.2017

Кырым күпере автомобиль юлы аркасы транспорт ярдәмендә күчерелә башлады

Керчь бугазы аша күпер төзүчеләр чәршәмбе көнне иртән күпернең иң зур элементларыннан торган автомобиль юлы аркасын транспорт ярдәмендә күчерә башлаган. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Автомобиль юлы аркасы 5,5 мең тонна авырлыкта, буе 227 метр, биеклеге иң югары ноктасында 45 метрга җитә дип хәбәр ителә.

Арканы транспортировкалау процессын 100дән артык белгеч контрольдә тота. Гидрометеорология шартларын исәпкә алу максатыннан метеостанция эшли.

Мәгълүмат үзәгендә хәбәр итүләренчә, диңгездә шушындый зур конструкцияне урнаштыру илдәге күпер төзелешләре тарихында беренче тапкыр күзәтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20