Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2015

Кытай Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзелешендә ярдәм итәргә ниятли

Кытай Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты белән кызыксына һәм аның төзелешендә ярдәм итәргә әзер, дип хәбәр итә «Новости» РМА Кытай Халык Республикасының Мәскәүдәге илчесе Ли Хуэй сүзләренә сылтама белән.
Узган елның октябрендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм КХР Премьер-министры Ли Кэцян чираттагы 19 нчы хөкүмәтара очрашуны үткәрде, дип искәртте илче. Ул вакытта югары тизлекле магистраль төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды һәм эшче төркем оештырылды.
“Кытай ягы Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты буенча якынча документларны өйрәнү һәм эшкәртү өчен үз вәкилләрен җибәрде. Ул проект Россия тимер юллары оештырган презентациядә тәкъдим ителгән иде. Аннары алар бу мәсьәлә буенча Россия ягы сәясәте һәм якынча планнар белән танышты”, - дип шәрехләде Ли Хуэй.
Аның сүзләренә караганда, Кытайның үзләрендә югары тизлекле магистраль төзелеше һәм файдалану буенча уңышлы тәҗрибәсе бар. “Кытай технологияләр һәм җитештерү егәрлекләренә ия. Кытай компанияләре Россиянең югары тизлекле магистрале проекты белән кызыксына һәм аны төзүдә ярдәм итәргә әзер. Бу мөмкинлекне ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ике яклы сәүдә үсешендә яңа дәрҗәгә ирешү өчен файдаланырга телибез”, - дип ассызыклады илче.
Искәртеп узабыз, Россия тимер юлларының беренче вице-президенты Александр Мишарин, Россиянең югары тизлекле магистрале проекты белән кызыксынучы Кытай, 2015 елның гыйнварында Россия тимер юллары җәмгыятенә финанс һәм оештыру тәкъдимнәрен белдерәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20