Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2016

Кытайның тагын ике компаниясе Татарстанда җитештерү мәйданы ачарга булган

Кытайның тагын ике компаниясе Татарстанда производство ачарга ниятли. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Спикер искәрткәнчә, 22 апрельдә "Haier" компаниясе Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткычлар җитештерә торган завод ачты. "Кытайдан тагын ике компания Россиягә инвестицияләр кертергә карар кабул иткән, мөгаен, Татарстан мәйданчыгын сайларлар", - диде Миңнуллина һәм плазма панельләр һәм юл-төзелеш техникасы турында сүз баруын билгеләп үтте.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе июльдә Татарстан делегациясенең Кытайга (дүрт шәһәренә) сәфәре планлаштырыла, дип белдерде. Моннан тыш, якын арада Казанда һәм Чаллыда кытай рестораннарын ачу планлаштырыла.

Башка илләр белән перспективалы хезмәттәшлеккә килгәндә, көзен Татарстан делегациясенең АКШка сәфәре планлаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20