Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.07.2015

Лениногорскида ЗАГС ачылган көнне язылышучы парларга фатир бүләк итәчәкләр?

Лениногорскида ЗАГС ачылган көнне язылышучы парларга фатир бүләк итәчәкләр, имеш, дигән хәбәр район халкы арасында таралган. Монысы имеш-мимеш кенә булып чыкты, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.

Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов ул көнне язылучыларга фатир да, машина да бүләк итәргә җыенмыйбыз, дип белдерде, диелә шул хактагы язмада.

Искәртеп үтәбез: юбилей уңаеннан төзелгән һәм төзекләндерелгән объектлар 21, 22 августта ачылачак. ЗАГС ачылган көнне район һәм шәһәрдән 20ләп пар язылышырга теләк белдергән.

Аерым алганда, Лениногорск шәһәре быел 60 еллыгын, “Лениногорскнефть” нефть, газ чыгару идарәсе (НГДУ) 70 еллыгын билгеләп үтә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20