Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2016

Литваның Висагинас каласында Татар мәдәнияте көннәре уздырылды

 Күптән түгел Литваның Висагинас шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре уздырылган.

Чара кысаларында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар рәссамы Сәидә Афонина күргәзмәсе ачылган. Шулай ук Казан һәм Литва татарлары ашлары презентациясе, якшәмбе татар сыйныфында белем алучылар өчен халык биюләре буенча мастер-класслар оештырылган. Моннан тыш, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать вәкилләре катнашында бәйрәм концерты булган. Анда, аерым алганда, күренекле җырчылар Фердинант Фәтхи, Чулпан Әхмәтҗанова һәм “Сәйдәш” бию театры (җитәкчесе – Таһир Латифуллин) катнашып чыгыш ясаган.

Татар мәдәнияте көннәре чараларында Висагинас җирле үзидәрәсе мэры Даля Штраупайте, Россиянең Литвадагы вәкиллегенең беренче сәркатибе Вера Алексеева, Латвиянең Даугавпилс, Вильнюс, Немежис калаларындагы татар җәмгыятьләре вәкилләре, Висагинас шәһәренең киң җәмәгатьчелеге катнашкан.

Бу хакта Зилә Кәримованың Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы язмасында бәян ителә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20