Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

Әлкинең өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләре Болгарда экскурсиядә булды

Өлкәннәр һәм инвалидлар Болгар цивилизациясе музеендагы күп санлы экспонатлар белән бик кызыксынып танышты, Истәлек билгесе бинасында иң зур Коръән китабын карады, дип хәбәр итә Татарстанның Әлки район газетасы.

Шулай ук кунаклар музей-тыюлык территориясендәге бүтән корылмаларны карап йөрделәр, казу эшләрен күзәттеләр. Алар биредәге матурлыкка сокланып туймады, борынгы тарихыбыз эзләреннән узуларына тәэсирләнде. Гомумән, интернатта тәрбияләнүчеләр әлеге сәяхәттән зур канәгатьлек алды, кайткач та үзара тәэсирләрен уртаклашты, дип яза район басмасы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера