Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.11.2017

Өлкән ул ялганы гаеплеләрнең үзләрен ышандыра

Атна башыннан кызыклы ялганга корылган «Старший сын» телесериалы күрсәтелә башлый. Фильм дәвамында ике дусның очраклы рәвештә уйлап чыгарылган ялганы үзләре ышаныр дәрәҗәдәге зур борылышлар ала.

Фильмдагы беренче карашка гади генә тоелган вакыйгалар ике җилкуарның юлларында очраклы рәвештә очраган кызларны озатканнан соң, салкын көзге кичтә шәһәр читендә калу тарихлары белән таныштыра. Аларның кемгә дә булса йокларга кереп калу уйлары һәрвакыт уңышсыз тәмамланып килә.

Ниһаять, өйнең хуҗасы булмаган бер мәлдә, чираттагы таныш булмаган йорт ишегенә шакыган ике җилкуар йокларга кереп калу өчен хуҗаның никахтан тыш туган улы диюдән дә яхшырак сәбәп тапмыйлар. Көтмәгәндә генә аларның шаяруларына йорт хуҗалары ышанып та куя. Йорт тирәсендә кайнаган хәлләр әлеге уйдырманы чыгарган җилкуар үзе үк бу ялганына ышана башлаганнан соң, тагын да гаҗәбрәк төс ала башлый. Вакыйгалар ничек хәл ителер һәм җилкуарлар дөреслекне әйтә алырлармы?

Дүшәмбедән «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Старший сын» нәфис фильмын 22:10 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин