Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2017

Әлмәт мөхтәсибәте авыру балаларны сөендерде

Быел Әлмәттә Корбан гаетенә дөя чалынды, дип яза җирле басма.

Дөя - Корбан чалуның иң олы дәрәҗәсе санала. Аны гадәттә җиде кеше исеменнән корбан кылу дөрес була. Тәүге тапкыр быел Әлмәт шәһәре һәм район мөхтәсибәте, нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге тарафыннан корбанга дөя китерелде.

– Ике пар тояклы хайваннарны чалырга мөмкин булуын яхшы беләбез. Соңгы елда исә халык туганнары белән җыелышып эре терлек тә чалдыра башлады. Дөя чалу бу якларда киң таралмаган, шуңа күрә узган ел хыялда гына булган ниятне быел тормышка ашыра алдык. Җитәкчеләр һәм нефтьчеләр ярдәме белән дөя алынды һәм барлык йолаларына туры китереп Әлмәтнең имин киләчәге, халыкның бәрәкәтле тормышы өчен чалынды, - дип сөйләде шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Узган ялларда «Ассоль» кафесында физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә, инвалид өлкәннәргә, авыру балаларга дөя итеннән бәйрәм табыны да әзерләнде. Сый-нигъмәтле өстәлләр артында балаларның шатлыклы йөзләрен күреп булды. Аларга баллы гает бүләге дә тараттылар. Җырлы-биюле тамашадан һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!