Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2015

Лукоянов «Ак Барс»ны «Югра»дан өстенлеккә чыгарды

 Казанның «Ак Барс»ы читтәге уенында Ханты-Мансийскиның «Югра»сын җиңде. Монда казанлыларның күпчелектә уңышлы уйнавы хәлиткеч булды.

“Ак Барс” бүген сезонда өченче җиңүгә иреште. Зиннәтулла Билалетдиновныкылар боз хуҗаларын 3:2 исәбе белән җиңде. Беренче периодта исәпне “барслар”ның ике матч рәттән аерылып торган капитаны Александр Свитов ачты. Көндәшләр икенче периодта Андрей Иванов тырышлыгы белән очконы каплады. “Ак Барс” өченче периодка Джастин Азеведо тырышлыгы белән өстенлектә чыкты. Өченче 20 минутлыкта “Югра” очколаны тигезләштерә алды. “Ак Барс”ка исә Лукоянов керткән алка җиңү китерде. Барлык голларны да казанлылар күпчелектә кертте.

“Ак Барс”ның алдагы матчы 8 сентябрьдә Омскиның “Авангард”ы белән булачак.

“Югра” – “Ак Барс” – 2:3 (0:1, 1:1, 1:1).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20