Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2016

Людмила Белоусова: "Питрау вакытыннан файдаланып, низаг чыгарырга теләүдер"

Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында бер көн элек куелган 6 метрлы качны (поклонный крест) узган төндә кисеп аударганнар. Бу вакыйгага карата үз фикерен Татарстан Республикасы керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе, керәшеннәрнең «Туганайлар» газеты баш редакторы Людмила Белоусова белдерде:

“Коточкыч хәл бу. Поклонный крестны, качны бездә "чачауник" дип атыйлар. Кеше аңа килеп баш ия, теләкләрен әйтә. Минем өчен бу яңалык шок булды дип әйтә алам. Дошманнар эше бу. Чиркәүләрне яндыру да халыклар арасында тарткалаш чыгару нияте белән эшләнелде. Шул эшләрнең тагын бер дәвамы, дип уйлыйм.

Бу көннәрдә бөтен республиканың керәшен авылларында Питрау бәйрәмнәре уза. Шушы бәйрәм моментыннан файдаланып, милләтара мөнәсәбәтләрдә низаг чыгарырга теләүләредер, бәлки. Безнең Татарстанда гына, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда шундый болгавыр каршылыклар бара, заманасы шундый. Үзен христиан дипме, мөселман дипме санаса да, халыкка каршы кеше эшләгән моны. Чын мөселман кешесе мондый юлга басмый.

Бөтен дөньяда барган халыкларны бер-берсенэ каршы кую процессларының бер өлеше, дип бәялим. Бу - сигнал. Без бу сигналга дөрес җавап бирергә тиеш. Без - акыллы халык, ниндидер провокаторлар эшләгән коткыга бирелергә тиеш түгелбез.. Дөрес җавап – моны эшләгән кешеләрне тиз арада табу һәм тиешле җәза бирү. Чиркәүләрне яндыргач, аларны тиз арада таптылар һәм җәза да бирделәр. Чуваш Республикасы мөфтие Әлбир Крганов чиркәүләрне яңадан төзер өчен акча да биргән иде. Халык бу реакцияне аңлады, дөрес бәя бирде.

Шушындый бәя булганда, халык аңлаячак. Җәза бирелмәсә, шул килеш узып китсә, кеше, билгеле, аңламаячак. Без гаделлеккә өметләнәбез һәм тиз арада чаралар күрелер, дип уйлыйбыз”.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20