Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Маҗаралар дөньясы “Яңа Гасыр” экранында чираттагы китап битен ача

Балалар өчен «Энид Блайтон. Книга приключений» сериалы һәрвакыт фильм геройлары юлыккан кызыклы вакыйгалар һәм яңадан-яңа маҗаралар белән истә кала. Сериалны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы күрсәтә һәм тамашачыларын маҗаралар дөньясына дәшә.

Башкалардан аерылып торган Тадеу Арнольд бик үзенчәлекле кеше һәм үзенә генә хас сыйфатларга ия. Һөнәре буенча ул фәнни тикшеренүче исәпләнә, шуның өстенә ул яшьли тол калган ир-ат авырлыкларын да үз җилкәсендә тоя. Шулай булмыйча, аның дүрт баласы Джек, Пегги, Майк һәм Лаура, яраткан эте Прайс һәрвакыт ниндә дә булса маҗаралы тарихка эләгәләр. Гаилә башлыгының яңа танышы фотокорреспондент Шарлота Клэнси маҗаралардан читтә калмый. Һәрбер гадәтилектән читләшкән вакыйга аның өчен һөнәри «азыкка» әйләнә. Маҗараларны бертөркем балалар гына җиңеп чыга алырмы һәм аларны алда нинди үзгәрешләр көтә?

Кызыклы сорауларга җавапны һәр эш көнендә 16:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Энид Блайтон. Книга приключений» телесериалын карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха