Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2016

Максималь тотрыклы төбәкләр рейтингы: Татарстан үз урынын саклаган

Максималь тотрыклы төбәкләр рейтингы: Татарстан үз урынын саклаган Татарстан 2016 елның июнь ае нәтиҗәләре буенча максималь тотрыклы төбәкләр рейтингында үз урынын саклаган. Республика рейтингы элеккеге позициядә калган - 8,2 балл. Рейтингны "Петербург сәясәте" Җәмәгатьчелек элемтәләрен үстерү фонды бастырган.

Тискәре вакыйгаларга Инновацияләрнең яшь лидерлары берлеге җитәкчесе Рамил Ибраһимовка карата җинаять эшен кузгатуны керткәннәр. Ул Американың Орландо шәһәрендә гей-клубка килүчеләрне күпләп үтерүне аклаган иде. Казан дары заводындагы 4 кеше зыян күргән янгын да тискәре вакыйгалар рәтендә.

Рейтингтагы уңай вакыйгалар арасында пунктлар күбрәк. Алар арасында Дмитрий Медведевның Татарстанда "Иннокам" инновацияләр үзәген төзү турындагы концепцияне раславы, Татарстан, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм WorldSkills Russia һөнәри берләшмәләрне үстерү агентлыгы арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның ВТБ банкы белән хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалавы, Рөстәм Миңнехановның янә Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе советы рәисе итеп сайлануы, Сеулда республика башлыгы катнашында Корея-Татарстан форумын үткәрү бар.

Моннан тыш, Стратегик инициативалар агентлыгының инвестицион климат торышы илкүләм рейтингта 1нче урынны алу, Югары икътисад мәктәбенең статистик тикшеренүләр һәм икътисад институтының инновацион үсеш рейтингында 1нче урын алу, Британиянең The Calvert Journalның Россиянең иң креатив шәһәрләре рейтингында Казанның 1нче урын һәм Рөстәм Миңнехановның губернаторларның нәтиҗәлеге рейтингында 4нче урын алуы да уңай вакыйгаларга кертелгән.

Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның "Яровая пакеты"на каршы чыгыш ясавы да башка истә калырлык вакыйгалар арасында аталган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20