Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен алдагы чәчүгә орлыкларны аеруча игътибар биреп сайларга өнди

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен алдагы чәчүгә орлыкларны аеруча игътибар биреп сайларга өндиТатарстан кырларының чисталыгын склау өчен тиешле иткшерүләрсез 1 килограмм орлык та басуга эләгергә тиеш түгел. Бу хакта бүген ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә игълан итте. Киңәшмәне республика муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Министр Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән сәнәгать орлыкчылыгы системасы булдырылды, анда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Россиянең селекция үзәкләре - орлыкчылык хуҗалыклары, ТР орлык заводлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәлеп ителгән. Әлеге эш республика предприятиеләрен тиешле күләмдә авыл хуҗылыгы культураларының перспектив сортлы орлыклары белән тәэмин итәргә булыша.

"Орлык җитештерү предприятиеләре эшчәнлеген мәҗбүри лицензияләү беткәч, намуссыз орлык сатучылар барлыкка килде. Тәртип оештыру өчен без орлыкчылык хуҗалыкларын сайлау буенча республика системасын булдырдык. Бүген 62 хуҗалык орлыкчылык статусына ия булды, һәм алар орлыкларын уңышлы сата", - дип билгеләде министр.

Югары сыйфатны тәэмин итү өчен 2015 елдан орлыкларны туфракта тикшерү кертелгән, диде Марат Әхмәтов, бу сортның төрле үсеш этабында халәтен тикшерергә мөмкинлек бирә. Әлеге тикшерү буенча 3 мәйданчыкта (Арча, Лаеш, Чистай) 297 орлык партиясе үткәрелде, аларның 11 %ы бракка чыгарылган һәм фуражга җибәрелгән.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, сортлар төрлелеген арттыруда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты төп рольне уйный - республика басуларында аларның өлеше - 55 %.

"Югары маржиналь культуралар программасын гамәлгә ашыруның уңышы (орлыкка дигән кукуруз, рапс, көнбагыш, соя) күпчелек очракта хуҗалыкларның югары сыйфатлы орлык материалларын сатып алуларыннан тора, - диде Марат Әхмәтов. - Алар бездә тулысынча диярлек читтән алыналар. Контрафакт товарны кертмәскә кирәк. Тиешле механизм бездә бар".

Аерым ул территориядә карантин иминлеген саклау турында сөйләде. Аграр министр ассызыклаганча, күршедәге төбәкләрдә чүп үләне баскан кырлар күп. Әллә ни зур булмаган шундый урыннар Татарстанда да бар (Нурлат, Аксубай). Марат Әхмәтов шушы район җитәкчеләрен андый мәйданнар артмасын өчен тиешле эш үткәрергә өндәде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20