Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.10.2015

Марат Әхмәтов: "Татарстанда 3,5 млн тонна ашлык җыеп алынды"

Марат Әхмәтов: "Татарстанда 3,5 млн тонна ашлык җыеп алынды" ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексының 2015 елгы эшенә нәтиҗә ясады. Матбугат конференциясе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган иде.

Марат Әхмәтов Татарстан аграрийларына янә комачаулаган тискәре һава шартларына тукталды. Шул ук вакытта, ул быел 220 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелүе турында белдерде. Быел ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренең кредит буенча бурычлары булмау да уңай күренеш, дип саный министр.
Игенчелек өлкәсендә аграрийлар 20 млрд сумлык продукция җыеп җиткермәгән. Тулаем ашлык күләме, кукурузны да кертеп, гектарыннан 22 центнер чыкканда, 3,5 млн тонна тәшкил итте, диде ул.

Моннан тыш, 2 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алыначак. Быел шикәр заводлары да табышка эшләячәк. Эш шунда ки, шикәр - биржа товары, аның бәясе рубль курсы белән бергә үзгәрә.

Аграр ведомство башлыгы сүзләренә караганда, корылык һәм табигатьтә  башка кискен үзгәрешләргә карамастан, Татарстан агросәнәгать комплексында хуҗалык алып баручы  субъект 92 процент табышлы булып кала.

Министр татарстанлылар ирешкән аерым рекордларга тукталды. Шулай итеп, ашлык уңышын җыеп алу буенча Арча районы югары нәтиҗәгә иреште, анда гектарыннан уртача уңыш 29 центнер тәшкил иткәндә, 150,8 тонна ашлык җыеп алынган. Бәрәңгенең рекордлы уңышы шулай ук Арча районында җыеп алынган.
Актаныш районы аграрийлары да бай уңыш җыеп алган, - 140 мең тоннадан артык. Азнакай районы игенчеләре лидерлар өчлеген төгәлли: алар, гектарыннан уртача уңыш 32 центнер тәшкил иткәндә, 135,3 мең тонна ашлык җыеп алганнар.

Балтач районында бөртекле культуралар уңышы иң югарысы, гектарыннан - 37,2 ц. Зәй районында шикәр чөгендере уңышы иң югарысы, гектарыннан - 400 ц чамасы. Башка игенчеләрнең уңышлары да белдерелде.

Аграр ведомство башлыгы ТР агросәнәгать хезмәткәрләренең хезмәт хакына игътибарны юнәлтте, быел ул - уртача 17 мең сум. Үсеш 14 процент тәшкил иткән.

Аннары Марат Әхмәтов терлекчелек тармагы турында болай диде. 2015 елда 1 млн 777 мең тонна сөт һәм 500 мең тонна ит җитештерелгән. Һәр сыердан 5 мең кг сөт савып алу планлаштырыла. Лидерлык итүче Әтнә районында бу күрсәткеч 5300 кг булачак.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белдергәнчә, агымдагы елда авыл хуҗалыгын үстерү программаларын чынга ашыру дәвам иткән. Хәзер Татарстан районнарында 10 мең башка 10 сөтчелек комплексы туры килә. "Камский бекон" ҖЧҖ да продукцияне тирәнтен эшкәртү проекты тормышка ашырыла. Шулай ук терлекчелек фермаларын модернизацияләү дәвам итә.

Гомумән, тискәре һава шартлары булуга карамастан, Татарстан агросәнәгать комплексы элеккеге позициядә кала, диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20