Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2017

Мари Эл Республикасының элекке губернаторы төрмәдә поэмалар яза башлаган

Мари Эл Республикасының элекке губернаторы Леонид Маркелов Мәскәүнең “Лефотово” СИЗО сында 3 поэма иҗат иткән, дип хәбәр итә ТАСС. Мондый хәбәр гражданнарның иректән мәхрүм ителгән урыннарда хокуклары саклану мәсьәләсен тикшерү буенча Җәмәгать тикшерү комитеты (ОНК) әгъзаларына сылтама белән бирелә. Алар изоляторга тикшерү белән килгән булган.

Поэмаларның берсе – тарихи, һәм ул Кырымга багышлана, ә икесе авторның эше һәм тормышы турында, диелә хәбәрдә. 

Исегезгә төшерәбез, Леонид Маркелов вазыйфасыннан 6 июньдә - үз теләге белән, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә азат ителгән иде. Мари Эл җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Мәскәү яны Арбитраж суды рәисе Александр Евстифеев билгеләнде.

Леонид Маркелов, ришвәт алуда гаепләнеп, 13 апрельдә тоткарлана. 3 июльдә Мәскәү шәһәр суды аны 12 сентябрьгә кадәр сак астында тотуны законлы дип таба.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20