Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2016

Медведев хәрби техника өчен шасси җитештерүне “КАМАЗ”га йөкләргә тәкъдим итте

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Беларусь Республикасы ягыннан заводтан сатып алу белән кыенлыклар туу сәбәпле, Россия хәрби техникасы өчен шасси җитештерүне Минск тәгәрмәч тягачлары заводыннан Чаллы “КАМАЗ” заводына күчерергә тәкъдим итә. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Д.Медведевның Пермьга визитында «Мотовилихинские заводы» ГАҖендә предприятиедә җитештерелә торган Россия хәрби техникасы үрнәкләрен күрсәттеләр. Премьер 9Т255 РСЗО «Торнадо-С» транспортка заряд бирү машинасының нинди шассида җитештерелүе белән кызыксынды.

Шасси белән Минск тәгәрмәч тягачлары заводы тәэмин итүен ишеткәч: “Бу завод белән "күңелле" тарих... Белоруссия өч ел элек ул заводны саталар иде, әмма,шулай да, без берни турында да килешмәдек, - диде. - Боларны “КАМАЗ”га алырга кирәк. Сатарга теләмиләр икән, кирәкми, без аны җитештерүне “КАМАЗ”да җайга салабыз”, - дип өстәде премьер.

Элек белдерелгәнчә, 2015 елның августында Беларусь Президенты Александр Лукашенко, әлегә дәүләт “Минск тәгәрмәч тягачы заводы” ААҖ сатарга ниятләми, диде, әмма әгәр 3 млрд доллар тәкъдим итсәләр, уйлап караячагын белдерде. Дәүләт башлыгы, соңгы ике елда аңа бу предприятиене хосусыйлаштыру һәм сату идеясен көчләп тагалар, дип билгеләп үтте. “Хосусыйлаштыруга карата минем мөнәсәбәтне беләсез. Бу предприятиене без булдырмадык, ул берничә буын тырышлыгы белән төзелгән, без биредә эшләүче өченче буын, әмма бу проблеманы сезнең белән без хәл итәсе түгел. Әгәр бу мәсьәлә кискен куелса, – туры киләчәк”, - дип билгеләп үтте Беларусь Республикасы лидеры.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, заводны хосусыйлаштыру турында Россиядән дә күп тәкъдимнәр булган. “Әгәр сатарга икән, димәк, зур суммага. Әмма безгә еш кына, миллиард долларга шундый завод төзи аласыз, дип әйтәләр, ә сез бездән 2 миллиард таләп итәсез, диләр. Мин, төзеп карагыз, дип әйтәм”, - диде Беларусь башлыгы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20