Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Медведев пенсия яшен арттыру турында: "Әлегә бернинди карар да кабул ителмәде"

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев туры линия барышында журналистларның пенсия яшен арттыру турындагы соравына җавап биреп "әлегә бернинди карар да кабул ителмәде" дип белдерде.

"Әлегә бернинди карар да кабул ителмәде, иҗтимагый дискуссияләр бара, аның асылы пенсиягә кайчан чыгуда", - диде Медведев. Ул искәрткәнчә, пенсия яше 1932 елда ук билгеләнгән, ул чакта уртача гомер озынлыгы 35 яшь булган.

"Ул чактан бирле вәзгыять үзгәрде һәм гомер озынлыгы шактый артты, бу безнең зур казаныш", - диде ул. Аның фикеренчә, бу медицина линиясе буенча эшләү, шулай ук спорт белән шөгыльләнү, кешеләрнең зарарлы гадәтләрдән баш тартуы нәтиҗәсе.

"Без хәзер үз алдыбызга кешеләр пенсиягә кайчан чыга ала дигән сорауны куярга хокуклы, әмма җавап юк, консультацияләр, экспертлар белән сөйләшү һәм кешеләр белән киңәшләшү кирәк", - дип билгеләп үтте Медведев. Тулаем алганда, аның фикеренчә, пенсия яшен арттыру буенча эшләрне "акрынлап башкару зарур".

"Әгәр дә без андый карар кабул итәбез икән, бу бюджет өчен  ярдәм булыр иде, әмма кешеләр моңа әзерме соң? Алар үзләре сайларга тиеш", - диде Медведев.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20