Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2017

Мексика җыелма командасын Казанда ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар

Мексика җыелма командасын Казанның «Мираж» отеле кунакчыл каршы алды. Команда 18 июньдә, Конфедерацияләр Кубогында, Португалия командасына каршы уйнаячак.

Команданың Twitter рәсми сайтындагы аккаунтында милли киемле кызларның ипи-тоз, чәкчәк тотып төшкән рәсемнәре куелган. Рәсем астында: «Сюрприз! Безне Казан отелендә шулай каршы алдылар!» дип язылган.

Исегезгә төшерәбез: Мексика җыелма командасы Казанда Конфедерацияләр Кубогының төркем этабында ике матчта катнаша. 18 июньдә алар — Португалиягә каршы, ә 24 июньдә «Казан-Арена» кырында Россия җыелмасы белән уйнаячак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин