Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

Мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә әзерләнә

2017 елның 6- 14 августында, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында: секция утырышлары; Алабугада — Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале; милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, август киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында — 2017 елның 15 августында Мөслим район мәдәният йортында уза.

Пленар утырышның темасы — «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этно-мәдәни һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре».

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин