Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
25.10.2017

Җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьлек буенча Казан өченче урынны алган

Бу хакта Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты урнаштырган юл хуҗалыгы торышы турындагы тикшерү мәгълүматлары раслый.

Моннан тыш, Казан халкының 83 проценты — автомобиль юлы торышыннан, машина йөртүчеләрнең 89 проценты ЮХИДИ хезмәтеннән канәгать булуын җиткергән.

Социологик сораштыру Россиянең 38 шәһәрендә уздырылган. Сораштыру барышында Казаннан 600дән артык кеше катнашкан.

Җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьлек рейтингында Яр Чаллы — унынчы урында.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин аквапарк до 16 апреля