Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2015

Җәмгыятьнең иминлеге һәм дәүләтнең тотрыклылыгы прокуратураның нәтиҗәле эшчәнлегеннән тора – Рөстәм Миңнеханов

12 гыйнварда илнең прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген ТР Прокуратурасында бәйрәм тантанасы узды. Законлылык сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Чарада шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, республиканың элеккеге прокуроры Кафил Әмиров, хокук саклау структуралары җитәкчеләре катнашты.

Тантаналы кичәдә РФ Генераль прокуроры Юрий Чайканың бәйрәм уңаеннан видеомөрәҗәгате яңгырады. Илнең баш прокуроры Россия прокуратурасының үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне – дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне еллар дәвамында лаеклы башкарып килүенә игътибар юнәлтә. “Прокурор булу – олы мәртәбә һәм югары җаваплылык”, - дип ассызыклый Генпрокурор.

Алга таба прокурорларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. “Озак еллар дәвамында прокуратура дәүләтнең ныклы таянычы булып тора, республиканың социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертә, бизнес эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыра. Җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы аяусыз көрәш, гражданнар хокукларын яклау, икътисади даирә бердәмлеген тәэмин итү – сезнең көндәлек эшнең кечкенә өлеше генә. Нәкъ менә аның нәтиҗәләренә карап, кешеләр дәүләтнең тәртип урнаштыру һәм законлылыкны тәэмин итүдәге сәләте турында фикер йөртә”, - дип ассызыклады республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов гражданнар хокуклары үтәлешенә күзәтчелек итүнең, элеккегечә, өстенлекле юнәлеш булып калырга тиешлегенә басым ясады. “Прокуратура – кеше авыр минутта мөрәҗәгать итә торган орган. Гражданнар һәрвакыт биредә ярдәм алачакларына, ә законлы мәнфәгатьләре кайгыртылуына ныклап ышанган булырга тиеш”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов прокуратураның бурычы җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләүдән дә гыйбарәт булуына игътибарны юнәлтте. “Җәмгыятьнең иминлеге һәм дәүләтнең тотрыклылыгы сезнең нәтиҗәле эшчәнлегегездән тора”, - дип ассызыклады Президент.

Р.Миңнеханов шәрехләп үткәнчә, бүгенге көндә милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу өлкәсендә җитди эш алып барыла. “Сезнең тарафтан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, узган елда киңкүләм экстремистик күренешләр һәм террорчылык актларына юл куелмады, шулай ук киңкүләм төстә җәмгыять тәртибен бозу очраклары да күзәтелмәде”, - дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов алда күптөрле мөһим вакыйгалар булуын искәртте. “Алда безне ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнарын сайлау, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты, 2017 нче елда Конфедерация кубогы, 2018 нче елда Футбол буенча дөнья чемпионаты көтә. Ышанам: куелган бурычларны лаеклы төстә хәл итәрбез”, - дигән теләктә калды Президент.

Республика җитәкчесе, законлылык һәм хокукый тәртине тәэмин итүдә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен, прокуратура хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. “Прокуратура хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессиональлеге, бурычына тугры булуы белән аерылып торды”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов законга озак еллар хезмәт иткән ветераннарга да олы рәхмәтен ирештерде.

Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медале белән Яр Чаллы прокуроры урынбасары Антонида Маркова, прокуратура бүлегенең өлкән прокуроры Вәсилә Хисамова, Биектау районы прокуроры Минәкъдәс Шәрәпов бүләкләнде.

Үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләрен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та котлады. Сүз уңаеннан, Илдус Нәфыйковка быел 3 нче класслы дәүләт юстиция киңәшчесе чины бирелгән. Ул искәртеп үткәнчә, моннан 293 ел элек, 1722 елның 12 гыйнварында, император Петр Беренче Указы белән Сенат каршында генерал-прокурор посты гамәлгә куела, һәм Россия прокуратурасы институты төзелә. ТР прокуроры хезмәткәрләренең һәркайсы үзендә олы җаваплылык тоеп эшләргә тиешлегенә басым ясады.

Илдус Нәфыйков, чыгышыннан соң, бер төркем хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен тапшырды.

Прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов та тәбрикләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20