Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе "Таяну ноктасы" үзәгендә

Сишәмбе, 25 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе турында әңгәмә оештырыла. Акциянең төп максаты — шәһәр мохитендә татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәнияте формалаштыру эшендә ярдәм итү.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе — татар телен популярлаштыруның иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларының берсе. Студиянең кунаклары — Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, акцияне оештыручыларның берсе, журналист Римма Бикмөхәммәтова, Мари илендә татар яшьләре белән эшләүче җәмәгать эшлеклесе, шулай ук акцияне оештыручыларның берсе Рамай Юлдашев быелгы акция һәм аның әһәмияте турында бәхәс оештырырлар.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 25 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!