Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2015

Минтимер Шәймиев Абхазия Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Абхазия Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты. Казан Кремлендә очрашуда Татарстан белән Абхазия арасында хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Абхазия Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Астамур Тания, Абхазия Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Сериков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин  катнашты.

Очрашу алдыннан “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакка федераль дәрәҗәдәге “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, биш елда бу борынгы шәһәрләрдә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде, фонд ярдәмендә торгызылган һәм төзелгән объектларга игътибарны юнәлтте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Абхазия Президентына, нәкъ менә Спртның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылган көннәрдә Татарстанга килү мөмкинлеген табуы өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев Татарстанның социаль-икътисадый үсеше турында кыскача сөйләде. Ул шулай ук 1990-2004 елда Абхазия Президенты булган Владислав Ардзинба турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Алар Татарстан белән Абхазиядә яңа дәүләтчелек урнашкан катлаулы елларда тарафдарлар булганнар.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, Абхазия җитәкчелегенә хәзер дә республиканы социаль-икътисадый үсешен тотрыклы итү җиңел түгел. “Безнең үсешнең асылы – халыкның милли үзенчәлекләрен, традицияләрен саклау. Сезнең табигатегез туризмны үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү өчен мөмкинлекләр бирә”, - диде ул.

Рауль Хаджимба Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп: «Абхазиягә Сез һәм Владислав Григорьевич башкарган эшләрне дәвам итү зарур. Без 1994 елда ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында төзелгән килешү һәм Татарстан Хөкүмәтенең безгә ярдәме итү турындагы карары турында хәтерлибез. Хәзер без Россия Федерациясе субъектлары белән яңа мөнәсәбәтләр төзүне максат итеп куябыз. Без Россия буенча актив сәфәр кылабыз, аралашабыз, элемтәләрне җайга салабыз. Без Россиядән зур ярдәм алабыз һәм моның өчен рәхмәтле. Бүген биредә булуыбыз сез гамәлгә куйган процессларны дәвам итү белән бәйле һәм Татарстанның бүгенге җитәкчелегенең дустанә һәм үзара алашу мөнәсәбәтләрен үстерү белән кызыксынуына шигем юк”.

Искәртеп үтик: бүген Абхазия Президенты җитәкчелегендәге делегация Казанга килде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20