Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2015

Минтимер Шәймиев Анатолий Чубайска "Яңарыш" фонды эшчәнлегендәге яңа вакыйгалар хакында сөйләде

Минтимер Шәймиев Анатолий Чубайска "Яңарыш" фонды эшчәнлегендәге яңа вакыйгалар хакында сөйләде Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Роснано" идарә рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты.

Әңгәмә барышында ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Анатолий Чубайска "Яңарыш" фондының  "Татарстанның мәдәни мирасы: "Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре" проектын тормышка ашыру буенча эшчәнлегендәге яңа вакыйгалар турында сөйләде.

Анатолий Чубайс әлеге федераль дәрәҗәдәге әлеге проект белән яхшы таныш. "Роснано" Зөядәге Троицкий чиркәве иконастасын реставрацияләүгә финанс ярдәме күрсәткән.

Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20