Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.12.2015

Минтимер Шәймиев Болгарда үзәк дини оешма җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен оештыручылар белән очрашты

Минтимер Шәймиев Болгарда үзәк дини оешма җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен оештыручылар белән очрашты Кичә Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үзәк дини оешма җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен оештыручылар Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов белән очрашты:

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу алдыннан кунаклар булачак академия бинасының урнашу урынын карадылар. Быел октябрь аенда Ак мәчет артындагы сул як территориядә бина төзү турында карар кабул ителгән иде.

Очрашуда катнашучылар академия бинасын төзү һәм уку процессын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук академиянең рәсми исеме билгеле булды – “Болгар ислам академиясе”.

“Быелгы Мәүлид ән-Нәби тарихи мизгел белән әһәмиятле, без борынгы Болгар җирендә ислам академиясен булдыру турында тарихи карарны гамәлгә ашыра башлыйбыз. Ул илебез җитәкчелеге тарафыннан хупланды һәм бик зур дөньяви әһәмиткә ия”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Ул искә төшергәнчә, 2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында”гы Указы имзаланды, аның нигезендә рәсми рәвештә беренче нигез ташын салу тантанасын 2016 елның 21 маенда – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми төстә исламны кабул итү көнендә уздыру планлаштырыла.

“Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов сөйләшү барышында академия бинасының проектын тәкъдим итте.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, “Грань” ҖЧҖ төзелеш компанияләре төркеме генераль директоры Леонид Анисимов һ.б. рәсми затлар катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20