Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2015

Мисырдан кайткан барлык туристлар да үз багажларын алганчы эшләячәкбез - Васил Шәйхраҗиев

Мисырдан кайткан барлык туристлар да үз багажларын алганчы эшләячәкбез - Васил Шәйхраҗиев  Бүген иртәнге 5тә "Казан" Халыкара аэропортында Мисырга очышларны туктату белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу буенча республика штабы киңәшмәсе булды. Штабның җитәкчесе, ТР вице-премьеры Васил Шәйхраҗиев Хургададан кайткан туристларны каршы алды, аэропортның эш шартларын тикшерде, төрле хезмәтләрнең докладларын тыңлады, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Әйтергә кирәк, туристлар очышларны туктату һәм шуңа бәйле рәвештә багажлар тоткарлану вәзгыятенә аңлау белән карый.

10 ноябрь иртәсенә Мисырдан Татарстанга 8 рейс кайткан, пассажирларның гомум саны 1785 кеше тәшкил иткән, аларның 445е балалар. 7 рейс "Казан" аэропортына һәм 1 рейс Түбән Каманың "Бигеш" аэропортына килгән. Барлык рейслар да аэропортларга багажсыз кайта, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив төркеме башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин. 

Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты мәгъдлүматлары буенча, Мисырда Татарстан Республикасы аэропорты аша очкан тагын 2200ләп турист кала. Барлык туристларны алып кайтып бетерү өчен тагын 13 авиарейс кирәк. Ахыргы рейсны 18 ноябрьдә кабул итү көтелә.

"18 ноябрьдән соң, Мисырдан барлык туристлар кайтып беткәч тә тынычланмаячакбыз. Бу дата безнең эшнең беренче, иң мөһим этабы тәмамлануны аңлатачак. Пассажирларга багажларын бирү белән бәйле икенче этап тәмамлангач, штаб үз эшен тәмамлады дип санап булачак. Оператив штаб соңгы чемодан хуҗасына тапшырылганчы эшләячәк", - дип билгеләп үтте Васил Шәйхраҗиев.

9 ноябрьдә "Казан" аэропорты Мисырдан Мәскәүгә даими авиарейсларда кайткан багажларны кабул итә башлады. 10 ноябрь иртәсенә 17 багаж кабул ителгән, аларның 5се тапшырылган, 12се саклануда кала.

Багажлар Мәскәүдән пассажирлар кайтканнан соң 2-3 көн тоткарлык белән китерелер дип планлаштырыла. Кайткан пассажирның багажы Татарстан Республикасына китерелүгә тиешле хезмәтләр заявкада күрсәтелгән телефон номерлары буенча аның хуҗасы белән элемтәгә керәчәк. Туристлар кайтканнан соң күбрәк вакыт узган булса, багаж турында  (843) 254-00-80 номеры буенча белергә була.

"Бүген без пассажирларны каршы алуның оештырылганына инандык. Туристлар исән-имин кайтып җитә һәм уңайсызлыкларын киметү өчен барлык шартлар да булдырыла. Пассажирлар туган вәзгыятькә аңлау белән карый һәм бөтен кирәкле әйберләрне үзләре белән алуы турында әйтә. Хәзер логистиканы һәм багажларны җиткерү механизмын җайга салырга кирәк. Икенче очрашу вакытында әлеге мәсьәлә турында фикер алышырга тәкъдим итәм", - дип сүзен йомгаклады Васил Шәйхраҗиев.           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20