Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2015

ММЧның кеше тормышындагы ролен бәяләп бетереп булмый – Казан мэры

 Казан мэры Илсур Метшин журналистларны һөнәри бәйрәмнәре – Россия матбугаты көне белән котлады.

“Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм! Казан – Россиядә зур ММЧ һәм масс-медиа үзәкләренең берсе. Безнең шәһәрдә даими рәвештә басма һәм электрон матбугат чыгып килә. Укучылар аудиториясе йөзләгән мең кешегә җитә.

Мәгълүмати технологияләр үсеш алган гасырда массакүләм мәгълүмат чараларының кеше тормышындагы роленә бәя бирү шактый кыен. Басма сүзнең көче искиткеч зур. Матбугат басмалары – кәгазь, шул ук вакытта электрон вариантлары да – мәгариф-агарту, тәрбияви, белем бирү кебек әһәмиятле функцияне алып баруны дәвам итәләр, кешеләрне кызыксынулары һәм шөгыльләре буенча берләштерәләр, иҗтимагый әһәмияткә ия булган темаларга игътибар юнәлтәләр, дискуссияләр оештыралар.

Бүген кешеләр элеккечә үк журналистларның фикеренә ышана, димәк, казанлыларның шәһәр, республика, илдә барган вакыйгаларны кабул итүләре аларның профессиональлегеннән, таланты, объективлыгы һәм гаделлегеннән тора. Теләсә кайсы яңалык һәрвакытта да матбугатта үзенең чагалышын таба, һәм әлеге мәгълүмат чыганаклары аша халык тирә-юньдә барган вакыйгалардан хәбәрдар булып тора.

Үз эшеңә бирелгәнлек, принципиальлек, җаваплылык, битарафсызлык, дөреслеккә омтылу киләчәктә дә сезнең үз-үзегезне үстерүгә һәм һөнәри үсешегезгә булышачак. Ихлас күңелдән эшегездә уңышлар, иҗади илһам, үткен каләм, тотрыклылык һәм иминлек телим!” – диелә Казан каласы башлыгы Илсур Рәис улы Метшин котлавында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20