Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2017

Мәскәү белән хоккей бозында көч сынашалар

Дүшәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы Казан бозыннан хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә Казанның «Ак Барс» хоккей клубы белән Мәскәүнең «Динамо» хоккейчылары очраша.

Бу уен казанлылар өчен чемпионаттагы бер атналык тәнәфес алдыннан соңгы уен булып тора. Сериядә «Ак Барс» хоккейчылары үз бозларында биш уен рәткә уздырдылар, соңгы — алтынчы уен Мәскәүнең «Динамо» командасы белән уенга туры килә.

Күпләр өчен таныш уенчылар рәтендә «Динамо» составы Михаил Анисин һәм Евгений Артюхинны күрсәтә ала. Чемпионатның иң кечкенә һәм иң зур уенчысы бер команда өчен чыгыш ясый. Анисинны берничә КХЛ командасында уңышсыз чыгыш ясаганнан соң, күпләр «Динамо» хоккей клубында пәйда булуын көтмәделәр. Узган сезонда Югары Хоккей Лигасы чемпионатында үзен уңай яктан гына күрсәткән Анисин яңа уен баскычына Мәскәү командасы аша юл салырга уйлады. Әйтергә кирәк, Анисин «Динамо» составында Гагарин Кубогы иясе һәм әлеге җиңү китергән плей-офф уеннарының иң яхшы мәргәне булып танылды.

Начар уен күрсәтүенә ияләнгән хоккей бегечләре Евгений Артюхинны файдалы хоккей өлкәсенә тартылу ягыннан яңа баштан ача алды. Һөҗүмче күп алкалар кертеп, үз командасында баш бомбардир булып бара торган уенчылар рәтеннән түгел. Ул үзенең гәүдә габаритлары белән «Динамо» өчен файда китерә һәм көч кулланып уйный торган хоккейның зур остасы исәпләнелә. Мәскәү командасында уздырылган тәүге сезон ике һөҗүмче өчен бик зур бурычлар һәм югары ышанычлар йөкли.

Хоккей трансляциясен «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында дүшәмбе, 11 нче декабрь, 19:30 сәгатьтә карый аласыз. «Ак Барс» өчен «Яңа Гасыр» каналы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!