Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2017

Мәскәү татар общинасының иң өлкән вәкиле Илсияр Шәмсетдинова вафат

11 нче июльдә Мәскәү татар общинасының иң өлкән вәкиле Илсияр Шәмсетдинова 97 яшендә вафат булды. Ул XX гасырның беренче яртысы мөселман башкаласы тарихының соңгы шаһитләреннән берсе иде.

Илсияр Шәмсетдинова — Мәскәү тарихи (Замоскворечье) мәчете ябылыр алдыннан, мәчетнең 1930 нчы еллардагы соңгы имам-хатыйбы булган Абдулла Шәмсетдиновның кызы. Илсияр Абдулла кызының тормышы татар халкының XX гасыр тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләре белән очрашу-аралашуларга бай булган. Аның сөйләүләре буенча замандашларыбыз башкаланың мөселман общинасы тарихының күп сәхифәләрен, Асадуллаев йортындагы татар мәктәбе тарихы турында күп мәгълүмат белде, дип яза Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

И.Шәмсетдинова 1920 елның 6 февралендә Вятка губернасы Тирсә авылында (хәзерге Әгерҗе районы) дөньяга килә. Гражданнар сугышы чорында Шәмсетдиновлар гаиләсе анда кыска вакытка тукталган була. Кече яшьтән үк Мәскәүдә яши.

Замоскворечье мәчетенең 1936 елда репрессияләнгән имам-хатыйбы Абдулла Шәмсетдинов кызы авыр һәм катлаулы тормыш юлы уза. Тормышындагы иң зур шатлыгы 1990 еллар башында әлеге мәчетнең яңадан торгызылуы буладыр, мөгаен.

2013 елда мөфти Равил Гайнетдин Илсияр Шәмсетдинованы Россиянең Европа өлешенә караган Диния назәрәтенең «Казанышлары өчен» медале белән бүләкли.

Илсияр Шәмсетдинова тарихчы-тикшеренүчеләргә репрессия елларыннан сакланып калган гаилә архивы белән танышу мөмкинлеген бирде. Алар аркылы XX гасыр мөселман дөньясы тарихының кыйммәтле сәхифәләре ачыкланды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!