Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2015

Мәскәүнең Кече дәүләт академия театры Казанга гастрольләр белән килә

 15-20 сентябрь көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мәскәүнең Кече дәүләт академия театры гастрольләре була.

Тамашачыларга М. Лермонтов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Маскарад”, А. Островскийның “Волки и овцы” һәм итальян язучысы Эдуардо де Филиппоның “Филумена Мартурано” спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Рольләрдә — Ирина Муравьева, Юрий Соломин, Полина Долинская, Андрей Сергеев, Владимир Дубровский, Михаил Фоменко, Лариса Кичанова, Александр Ермаков һ.б. артистлар. Театрның сәнгать җитәкчесе — СССРның халык артисты Юрий Соломин.

Билетларны Г. Камал театры кассаларыннан алырга мөмкин, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20