Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Мьянманың Мәскәүдәге вәкиллеге каршында йөзләгән мөселман кешесе митингка чыкты

Мьянманың Мәскәү үзәгендәге вәкиллеге янында берничә йөз мөселман кешесе катнашында хакимиятләр белән килештерелмәгән акция уза. Протест белдерүчеләр «Аллаһу әкбәр» дип кычкыра, митинг барган урын полицейскийлар тарафыннан әйләндереп алынган, Зур Никитская урамында машиналар хәрәкәте ябылган, дип хәбәр итә «Дождь» телеканалы.

«Ведомости» газетасы язуынча, митингта катнашучылар Мьянманың Хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан эзәрлекләнә торган мөселманнарны яклап чыгыш ясый.

Шунысын да искәртик: 25 августта «Рохинджа Аракан коткару армиясе» әгъзалары берничә полиция постына һәм Мьянма армиясе базасына һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, 89 кеше һәлак булды. Шуннан соң Хөкүмәт гаскәрләре террорчылыкка каршы операция башлап җибәрде, бу мөселманнарның илдән күпләп качуына китерде. Бу атнада Берләшкән милләтләр оешмасы Куркынычсызлык советы утырышында хәбәр ителгәнчә, Мьянмадан качып киткән мөселманнарның саны инде 30 меңгә якынлаша.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, Мьянмадагы кардәшләребезгә авыр чакларында теләктәшлек күрсәтергә һәм гыйбадәт кылырга чакырды.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии