Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2017

“Народный будильник” иртән иртүк халыкчан генийлар эзли

Пәнҗешәмбе, 20 нче апрельдә, «Народный будильник» тапшыруы алып баручылары гениаль, яки даһи кешеләр көнен билгеләп үтә.

Халык арасында даһи-генийлар булган һәм бар. Бәйрәмнең сәбәбен, әйтерсең лә, даһи Тукай үзе ук әйтеп калдырган: «Көне килер: синең дә урының бөек булыр; Ихтимал, исемең алтын белән язылыр». Шагыйрь яшьләргә бер урында тормаска һәм үз хыялларына кыю адымнар белән атларга чакыра. Тукай үзенең бу шигырендә яшьләрне белем алуның авыр юлында рухи яктан күтәрелеп, аларның матур киләчәкләренә, хөрмәт казаначакларына, исемнәренең алтын хәреф белән язылачагына ышандыра, ул «даһилар үзләрен үзләре булдыралар» девизын башкаларга да искә төшерергә ашкына.

Цензура исә даһи шагыйрьне бу шигыре белән «бөек һәм гениаль кешеләр гади халык арасыннан гына чыгарга мөмкин» дип ышандырырга теләвендә гаепли. Бары бер гений белән генә таныштыру халыкчан алып баручылар өчен аз булыр.

Иртәнге тапшыруда тагын нинди даһи-генийлар турында сүз барганын 20 нче апрельдә 8:10 сәгатьтә «Народный будильник» тапшыруын карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера